Бүген «Эврика» шәһәр мәдәният үзәгендә «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Ак калфаклы татар кызы» бәйгесе уздырылды. Бәйгедә Яр Чаллы шәһәре урта мәктәпләренең 5-8 сыйныф укучы кызлары катнашты. Бәйгенең сайлап алу этабында катнашучы кызлар өчен төрле мастер-класслар оештырылды. Шулар арасында тамбур чигуләре, сәхнә сөйләме, актерлык һәм вокал осталыгы, кулинария күнекмәләре
Бәйге финалына чыккан кызлар төрле яклап үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, җырлар һәм биюләр, нәфис сүз белән чыгыш ясадылар, чигүле сөлгеләр һәм милли ризыклар тәкъдим иттеләр. Җиңүче итеп 62 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Эльмира Фәйзрахманова танылды. Бәйгедә һәрбер кызга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

