«Эврика» мәдәният үзәгендә «Кияү йортында бирнә сандыгы» дип аталган чара үтте.
Биредә 130 сөлгедән торган күргәзмә, милли орнаментлар белән бизәлгән киемнәр, сөлгеләр ярминкәсе, милли ризыклар сату, балалар өчен чигү остаханәсе һәм Халиуллина Гөлфия Нургали кызының 2804 кешене туплаган нәсел шәҗәрәсе һәм театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителде.

