Бүген «Эврика» шәһәр мәдәният үзәгендә «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Ак калфаклы татар кызы» Республикакүләм бәйгесенең шәһәр этабы уздырылды. Бәйгедә Яр Чаллы шәһәре урта мәктәпләренең 9-11 сыйныф кызлары катнашты. Бәйге шартлары буенча кызлар төрле сынаулар үттеләр. Һәр сынауның нәтиҗәсен жюри әгъзалары баллар белән билгеләп барды. Бәйге барышында кызларның осталыгы, акылы, зиһене, фикерләү мөмкинчелекләре ачылды. Гүзәл кызларыбыз үзләренең чын татар кызлары булуларын расладылар. Бәйгедә һәрбер кызга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Җинүче итеп М.Вахитов исемендәге 2 гимназиясенең 9В нчы сыйныф укучысы Ганиева Таңсылу, 45 нче урта белем бирү мәктәбенең 11 А сыйныф укучысы Газетдинова Әдилә һәм Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатының 9А сыйныф укучысы Гарипова Әдилә танылды. Нәкъ менә алар безнең шәһәр данын әлеге бәйге кысаларында Казан каласында яклаячак.

