Бүген «Эврика» шәһәр мәдәният үзәгендә Ватанны саклаучылар елы уңаеннан «Җырлыйм синең хакта» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәдә авыллар турында берсеннән-берсе матур җырлар яңгырады. Аларны башкардылар: Татарстан Республикасының мәдәният хезмәткәрләре Дания Сибгатуллина, Ильсөяр Зарипова, шәһәребезнең моңлы сандугачлары Алинә һәм Динә Гарифуллиналар, Сәрия Набиуллина, Марсилия Буханова, автор-башкаручы Рөстәм Әхмәтханов, автор-башкаручы Фәридә Сәхәбиева. Кичәбезне яраткан шагыйрәбез Зөләйха Минһаҗеваның авыл турындагы шигырьләре тулыландырды. Һәм бу әдәби-музыкаль кичәсендә, нәкъ үзе Зөләйха апа Минһаҗева алып барды.


