22 март көнне «Эврика» шәһәр мәдәният үзәге 59 нчы гимназия «Адымнар -Чаллы» гомуми белем бирү мәктәбе укучыларына халкыбызның борынгы йолаларына нигезләнеп, «Бәби мунчасы» театраль-музыкаль тамаша күрсәтте.
Элек-электән халкыбыз нәсел дәвамчысы тудырган әниләрне хөрмәт иткән, баланы да, әнине дә саклаган. Сабыйны төрле үлән сулары белән коендырганнар. Бала туган гаиләгә күршеләр, туганнар төрле яклап ярдәм иткән. Кемдер сабыйны коендырырга үләннәр керткән, икенчеләре мунчага су ташыган… Шулай итеп һәркем үзенә савап алырга тырышкан.
Гимназия укучылары тамашаны игътибар белән кызыксынып карадылар. Һәм алар үзләренә файдалы мәгълүматны алганнар дип ышанып калабыз.

