13 нче июнь көнне шәһәр ипподромында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Сабан туе гөрләп узды. Бәйрәм кунакларына традицион ярышлар, кул көрәштерү, гер күтәрү, шахмат һәм шашка уеннары оештырылды.
Сабантуйны тантаналы рәвештә Чаллы шәһәре мэры Наил Гамбәр улы Мәһдиев ачып җибәрде. Бәйрәмнең тантаналы өлешендә инвалидлар җәмгыяте активистларын һәм спортчыларын бүләкләделәр.
Бәйрәм Яр Чаллы шәһәренең иң талантлы иҗат коллективлары һәм «Эврика» шәһәр мәдәният үзәге артистлары катнашында концерт программасы белән дәвам итте.


