16 октябрь «Эврика» шәһәр мәдәният үзәгендә «Гомер көзем шундый матур» дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичәнең кунагы — шәһәребездә яшәп, иҗат итүче шагыйрә, Рәсәйнең театр әһелләре, Татарстанның язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шигъри җыентыклар, хикәяләр, сәхнә әсәрләре, бик күп популяр җырлар авторы – Зөләйха Минһаҗева туры эфирны алып баручы Алсу Исрафилованың сорауларына җавап бирде, иҗади уңышлары, тормышында булган кызыклы хәлләр һәм бүгенге халәте белән бүлеште. Шулай ук, Татарстан Республикасының Атказанган артисты Инзилә Салимова башкаруында Зөләйха Минһаҗева сүзләренә язылган җырлар яңгырады.

