13 ноябрь «Эврика» шәһәр мәдәният үзәгендә күпсанлы популяр җырлар авторы, баянчы Рөстәм Хайруллинның якты истәлегенә багышланган «Җиләкле җәй» дип аталган әдәби-музыкаль очрашу кичәсе үтте. Әңгәмәбезнең кунагы — Татарстан Республикасының атказанган артисты, Р. Хайруллинның тормыш иптәше Гөлдания Хәйруллина булды. Әле күптән түгел Р. Хайруллинның 100 дән артык җыры, күренекле шәхесләрнең аның иҗатына карата фикерләре, истәлекләре кергән китап дөнья күрде. Тапшыру барышында кунагыбыз Р. Хайруллин белән булган хәтирәләр, кызыклы вакыйгалар турында бүлеште. Әңгәмә барышында Татарстанның атказанган артистлары Гөлдания Хайруллина, Ринат Хамадиев, Алтын барс һәм Болгар радиосы милли музыка премиялары лауреаты Ринас Әхмәтов, «Эврика» шәһәр мәдәният үзәге каршында эшләп килүче «Хыял» вокаль ансамбле композитор Р. Хайруллин язган җырларны башкардылар.

