20 ноябрь көнне «Эврика» шәһәр мәдәният үзәгендә кадерле әниләребезгә багышланган бик матур чара узды. Кичәбезнең төп кунагы — бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе, Рәсәй Федерациясенең атказанган укытучысы, филология фәннәре кандидаты Идрисова Кадрия Рәис кызы булды.
Чараны Татарстанның халык артисты Равил Галиев һәм «Эврика» шәһәр мәдәният үзәге каршында эшләп килүче «Тылсым» балалар театр студиясе үзләренең чыгышлары белән бизәделәр. Кичәбезне «Эврика» шәһәр мәдәният үзәге каршында эшләп килүче «Хәзинә» фольклор коллективы халкыбызның борынгы йолаларының берсе — «Калфак туе» күренеше белән тәмамлады.


