21 ноябрь Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Илдар Юзеев, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премияләр лауреаты Данис Хайруллинның 80 яшьлек юбилей кичәсе үтте. Юбилярны якташлары, иҗатташ дуслары, Татарстанның халык артисты Равил Галиев, Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хайруллина, «Айфара» төркеме, халыкара конкурслар лауреаты Марат Фәйрушин, гаиләсе һәм аның иҗатын хөрмәт итүче егетләр-кызлар котлады.
Кичәне «Туган тел» җыры белән «Эврика» шәһәр мәдәният үзәге каршында эшләп килүче «Хыял» вокал ансамбле бизәде.

