5 ноябрь көнне Эврика шәһәр мәдәният үзәгендә Фаил Шәфигуллинның «Сафура, Бәкер һәм трактор» әсәренә нигезләнгән «Кайтыгыз, көтәбез!» дип исемләнгән спектакльнең премьерасы узды. Спектакльнең сценарий авторы Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Зөләйха Минһаҗева, режиссеры Татарстан Республикасының атказанган артисты Чулпан Аскарова, сәнгать җитәкчесе Ландыш Галиева.

