«Эврика» шәһәр мәдәният үзәгендә «Татар кызы-2026» халыкара бәйгесенең зона этабы уздырылды. Бәйгедә республикабызның Актаныш, Мослим, Тукай, Алабуга районыннан hәм Яр Чаллы шәhәреннән муниципаль этабында җиңүче кызлар катнашты.
Бәйге шартлары буенча кызлар төрле сынаулар үттеләр. Һәр сынауның нәтиҗәсен жюри әгъзалары баллар белән билгеләп барды. Бәйге барышында кызларның осталыгы, акылы, зиһене, фикерләү мөмкинлекләре ачылды. Халыкара “Татар кызы” бәйгесе дирекциясе тарафыннан рәхмәт хаты hәм буләкләр тапшырылды.
Ярым финалга түбәндәге кызлар тәкъдим ителде:
— Абдуллина Айсылу Айтуган кызы – Яр Чаллы шәһәре
— Минһаҗева Камилә Ришат кызы – Мөслим районы
— Сафина Алия Илһам кызы – Актаныш районы.

