14 июнь көнне Яр Чаллы шәһәрендә Сабантуй бәйрәме үткәрелде. «Әкият» мәйданчыгында «Эврика» шәһәр мәдәният үзәге артистлары кунакларны һәм шәһәр халкын бәйрәм белән котлады, матур, бай концерт программасы белән сөендерде. Интерактив мәйданчыкта шәһәр халкы һәм кунаклары өчен милли уеннар оештырылды.


