в 71 микрорайоне состоялся народно-обрядовый праздник «Масленичный разгуляй»

«Эврика» шәһәр мәдәният үзәгендә «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Ак калфаклы татар кызы» Республикакүләм бәйгесенең шәһәр этабы уздырылды. Бәйгедә Яр Чаллы шәһәре урта мәктәпләренең 9-11 сыйныф кызлары катнашты. Бәйге шартлары буенча кызлар төрле сынаулар үттеләр. Һәр сынауның нәтиҗәсен жюри әгъзалары баллар белән билгеләп барды. Бәйге барышында кызларның осталыгы, акылы, зиһене, фикерләү мөмкинчелекләре ачылды. Гүзәл кызларыбыз үзләренең чын татар кызлары булуларын расладылар. Бәйгедә һәрбер кызга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Җиңүче итеп «3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» укучысы Вильданова Җәмилә Фәрһәт кызы һәм «14 гимназия» гомуми белем бирү мәктәбенең 9 «А» сыйныфы укучысы Ильясова Айсылу Ильдар кызы танылды. Нәкъ менә алар безнең шәһәр данын әлеге бәйге кысаларында Казан каласында яклаячак.

15 февраля – особая дата для всех ценителей поэзии и истории. В этот день мы отмечаем 120-летие со дня рождения Героя Советского Союза, выдающегося поэта Мусы Джалиля. Его имя стало символом мужества, стойкости и безграничной любви к Родине.
Сегодня в парке имени М.Джалиля состоялось торжественное мероприятие, посвященное юбилею поэта. С речью выступил заместитель Руководителя Исполнительного комитета муниципального образования город Набережные Челны Харисов Винер Хамитович. Прозвучали бессмертные стихи Мусы Джалиля, наполненные патриотизмом и любовью к родному краю учениками школ. Прозвучали песни в исполнении народного артиста РТ Равиля Галиева, а также артистов ГКЦ «Эврика», написанные на его слова, которые звучат и по сей день. Все присутствующие гости возложили цветы к его памятнику, чтобы выразить глубокую признательность и уважение к героизму и творчесту героя- поэта. Кроме того, присутствующие гости смогли насладиться произведениями современных авторов, поэтов — членов союза писателей РТ, которые продолжают традиции татарской поэзии, черпая вдохновение в творчестве Мусы Джалиля.
Мероприятие прошло в атмосфере поэзии и музыки.15 февраль – шигъриятне һәм тарихны яратучылар өчен үзенчәлекле дата. Бу көнне без Советлар Союзы Герое, күренекле шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуны билгеләп үтәбез. Аның исеме батырлык, ныклык һәм Ватанга чиксез мәхәббәт символына әверелде.
Бүген М.Җәлил исемендәге паркта шагыйрьнең юбилеена багышланган тантаналы чара узды. Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Харисов Винер Хәмит улы чыгыш ясады. Муса Җәлилнең туган якка мәхәббәт белән тулы үлемсез шигырьләре яңгырады. Татарстан республикасының халык артисты Равил Галиев, һәм «Эврика» шәһәр мәдәният үзәге артистлары башкаруында аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Барлык кунаклар герой — шагыйрьнең батырлыгына һәм иҗатына тирән рәхмәтләрен белдерү өчен аның һәйкәленә чәчәкләр салдылар.



