8 сентябрендә Яр Чаллының «Эврика» шәһәр мәдәният үзәгендә «Апуш-Чаллы» балалар татар театр студиясенә кастинг булып узды. Әлеге чара Татарстан Республикасы шәһәрләрендә «Апуш» студиясе ачу буенча зур әзерлек эшенең беренче этабы булды.Кастингта 100 дән артык бала катнашты. Яр Чаллыдан килгән 8 яшьтән өлкәнрәк укучылар үзләренең сәләтләрен төрле юнәлешләрдә – шигырь, мәсәл, проза өзекләрен сөйләү, бию, җыр, шулай ук музыкаль уен коралларында уйнау осталыгын күрсәттеләр.Кастингта катнашу өчен төп шарт – татар телендә чыгыш ясау. Бәйгене Татарстанның атказанган артистлары, театр педагоглары һәм «Апуш» студиясе җитәкчеләре бәяләде.
Кастинг нәтиҗәләре буенча иң сәләтле балалар «Апуш-Чаллы» студиясенә кабул ителәчәк. Яшь артистлар татар телендә спектакльләр әзерләячәк, мастер-классларда катнашачак һәм театр сәнгате серләренә төшенәчәк.
В Набережных Челнах прошел масштабный кастинг в детскую татарскую театральную студию «Апуш-Чаллы». Мероприятие, состоявшееся 8 сентября в ГКЦ «Эврика», собрало более 100 юных дарований.Участники демонстрировали свои способности в нескольких направлениях: выразительное чтение стихов и прозы на татарском языке, исполнение песен, танцы и игра на музыкальных инструментах. Организаторы отметили высокий уровень подготовки и искреннюю любовь детей к родному языку и сцене.По итогам кастинга конкурсная комиссия, в состав которой вошли ведущие актеры и педагоги татарских театров, отобрала наиболее перспективных ребят. Те, кто успешно прошел отбор, будут бесплатно заниматься актерским мастерством, сценической речью, вокалом и хореографией с профессиональными педагогами.Открытие студии «Апуш-Чаллы» — важный этап в развитии татарского театрального движения в республике. Занятия будут проходить на татарском языке, а лучшие творческие номера войдут в репертуар новой студии.


