29 апрель көнне «Эврика» шәһәр мәдәният үзәгендә «Ана хакы» исемле әдәби-музыкаль кичә узды. Биредә шәһәребезнең җырчылары чыгыш ясады, Т.Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» спектакленнән өзек күрсәтелде. Очрашуга ТР язучылары, мәдәният эшлеклеләре дә чакырылды. Нәбирә Гыйматдинованың «Кадер иясе» исемле китабы тәкъдир ителде. Китапта Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисованың тормыш юлы, язмышы сурәтләнгән.

